ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллының «Арт-строй» предприятиесен зарарлы чыгармаларын минимальләштерергә һәм чистартырга мәҗбүр итте. Экологлар күрсәтмәсе буенча оешма атмосфера һавасын чистарту буенча чаралар комплексы үткәрде, аерым алганда, өч баскычлы чистарту системасы булган җайланманы монтажлады. Нәкъ менә шушы җайланмаларның эшендәге кимчелекләр пычранган матдәләрнең атмосферага чыгарылуына сәбәп булып торган. 

Икенчел эшкәртү көне алдыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю һәм аннан соң аларны утильләштерү өчен контейнерлар урнаштыру буенча проектны тормышка ашырды. Хәзерге вакытта Казандагы башкарма хакимият органнарында, эре сәүдә үзәкләрендә һәм югары уку йортларында 30 контейнер урнаштырылды. Файдаланылган батарейкаларны җыю өчен махсуслаштырылган урналар куелды:

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә.

Хисаплылык нинди калдыклар һәм күпме күләмдә барлыкка килүен, бу калдыкларның төзелгән договорлар нигезендә нинди махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк.

18дән 30га кадәр яшьтәге татарстанлылар Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” дигән темага эссе конкурсында катнашырга чакырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән Оештыручысы булып Республика яшүсмерләр китапханәсе тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International