“Казан җитештерү берләшмәсе” икеләтә күләмдә штраф түләгән

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәрендә бер компаниягә калдыкларны вакытлыча саклау кагыйдәләрен бозган өчен һәм туфракны нефть продуктлары белән пычраткан өчен 600 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Әмма оешма штрафны түләмәгән. Нәтиҗәдә экологлар дәгъвасы буенча бурычны түләтү турында суд карары, мәҗбүри үтәтү өчен, Киров районы суд приставлары бүлегенә җибәрелгән. 

Хокук саклау органы компания җитәкчелеген законлы таләпләрне үтәмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту турында кисәткән, әмма оешма бурычны түләү буенча чаралар күрмәгән. Штрафның закон нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә түләнелмәве сәбәпле, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  20.25 статьясындагы 1 өлеше (“Административ җәзаны үтәүдән баш тарту”) нигезендә, штраф күләме ике тапкырга арттырылган. Хәзерге вакытта “Казан җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте штрафны тулы күләмендә – 1 200 000 мең сум күләмендә түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International