Үзәк территориаль идарә инспекторлары рейд барышында законсыз чүплеккә тап булган

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Көньяк-Сәнәгать урамында төзелеш һәм ремонт эшләреннән соң ташлап калдырылган калдыкларга тап булган. Пычранган җир мәйданының – 86 кв.м., чүп күләменең 220 куб.м. тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Закон бозучы Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International