Экологлар Болгар шәһәрендә зур чүплеккә тап булган

2020 елның 14 феврале, җомга

Спас районы Болгар шәһәрендә көнкүреш чүбеннән зур өем калкып чыккан. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына WhatsApp аша хәбәр кергән. Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтелгән җир биләмәсен карап чыкканнан соң 120 кв.м. мәйданда 98 куб.м күләмендә җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру фактын билгеләгән. Шәһәр полигоныннан файдаланучы оешманың чүп-чарны авыл хуҗалыгы максатындагы җирләргә урнаштыруы ачыкланган. Хәзерге вакытта мөрәҗәгать, тиешле чаралар күрү өчен, Ветеринария һәм фитосанитария федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International