Түбән Камада ташландык суларны агызуда закон бозу очрагы ачыкланган

2020 елның 14 феврале, җомга

Түбән Камада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары пычрак суларны рөхсәтсез агызу фактларын ачыклау йөзеннән рейд үткәргән. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә барлыгы 44 000 сумлык штраф салынган.

Мәсәлән, майлау материалларын җитештерү белән шөгыльләнүче предприятие септиклар урнаштырган, әмма ташландык суларны ташу-агызуга килешү төземәгән. Әлеге закон бозу очрагы өчен юридик зат 20 мең сум күләмендә, вазифаи зат – 2 мең сум күләмендә штраф түлиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International