Талантлы ата тырышлыгы белән Үрнәк балалар бакчасы табигый материалдан ясалган хикмәтле әйберләр белән бизәп куйган

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Карап торышка гадәти генә тоелган әйберне ничек итеп мәсәл, әкият яки хикәя героена әйләндерергә? Арча районы Үрнәк балалар бакчасын табигый материалдан эшләнгән үзенчәлекле әйберләр белән бизәгәннәр. Мәктәпкәчә учреждение мөдире әйтүенчә, Галимовлар гаиләсе башлыгы кызыклы хезмәтләрен бәйгеләргә генә тәкъдим итеп калмыйча, аларны балалар бакчасына болай гына – бизәү өчен һәм сабыйларның танып белү процессын кызыклырак итү өчен генә дә бүләк итә.

“Беренче эшләнмәмне – ташбаканы 2014 елда улыма конкурста катнашу өчен ясап биргән идем”, – ди Алмаз Галимов. – Баш миендә ниндидер идея туса, иң элек интернеттан шуңа бәйле материаллар эзлим, аннан соң озаклап уйлыйм. Кайвакыт идеяне тормышка ашыру юлы көтмәгәндә генә, әйтик, бөтен гаиләбез белән чәй эчеп утырганда башка килә”.

Ул материал сыйфатында хикмәтле агач тамырлары, ботаклардан файдалана. Автор шулай ук төзелеш калдыкларын да, кирәге чыгар, бәлки, дип ташламый. Зуррак эшләнмәләр өчен фанера, буяулар, гуашь сатып ала. Балалары эшләнмәне буярга-матурларга булыша.

“Алмаз Галимов балалар бакчасы “запасник”ларын тулыландыру буенча тәкъдимнәрен яудырып кына тора.  Аның экология темасы яки башка темалар буенча иҗат ителгән эшләнмәләрен дәресләр һәм бәйрәмнәр үткәрү өчен менә дигән методик материал сыйфатында кулланырга була”, – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International