Кошларны ашатудан – табигатькә һәм планетага файда!

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә “Кошкайларны кышын ашатыгыз” акциясе кысаларында әнә шул девиз астында башлангыч сыйныф укучылары белән викторина үткәрелгән. Балалар, командаларга бүленеп, канатлы дусларыбыз турында мәкальләр белү буенча   ярышкан, шулай ук табышмаклар һәм ребуслар чишкән, канәгатьлек хисе белән сорауларга җаваплар биргән. Гомумән, малай-кызлар бик зур активлык күрсәтеп, бу активлык бөтен викторина дәвамында сакланып калган. “Карабүрекләр” һәм “Песнәкләр” командаларына дөрес җаваплар өчен баллар урынына кабак орлыклары бирелгән. Җиңүчеләрне педагоглардан, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләреннән торган жюри билгеләгән. Чарадан соң укучылар кошкайларны мәктәп ишегалдында кабак орлыклары белән сыйлаган. Җимлекләр элеп кую – бер хәл, кышын аларга кошлар өчен даими рәвештә җим салып тору кирәк. Экологик культура, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт, табигатебез турында кайгырту тәрбияләү – экология дәресләренең төп максаты әнә шулар, ди мәгариф учреждениесе укытучылары.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International