Буа балалар бакчасында “Яшел көн” узган

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Чара “Эколята – Дошколята” дигән табигатьне саклау социаль-белем бирү проекты кысаларында оештырылган. “Теремок” балалар бакчасына йөрүче нәниләр, экологик төстәге – яшел киемнәр киеп, табигатьне саклау турында шигырьләр сөйләгән, тематик рәсемнәр һәм плакатлар ясаган. Табигатьне саклауга ашкынып торучы нәниләр балалар бакчасының барлык төркемнәрен һәм ярдәмче бүлмәләрен карап-тикшереп чыккан. Экорейд барышында зуррак яшь төркеменә йөрүче балалар үзләреннән кечерәк бакчадашларына, әйләнә-тирә мохиткә зыян салмас өчен, электр энергиясен ничек итеп сакчыл тотарга икәнен өйрәткән. Бергәләшеп, “электр уты һәм су булмаса” кебек хәлләр килеп чыккан очракта нәрсәләр буласы турында фикер алышкан һәм “Бүлмәдән чыкканда,  утны сүндер”, “Кулларны югач, суны сүндер” кебек кагыйдәләр төзегән.

“Һичшиксез, көн дәвамында үткәрелгән барлык чаралар балаларның планетабыздагы табигать байлыкларының иксез-чиксез булмавын аңлауларына ярдәм итә. Без планетаның бүгенге кебек гүзәл булып саклануы өчен аның ресурсларын тотуга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиешбез!” – ди мәктәпкәчә уку йорты тәрбиячеләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International