Тыюлык сукмакларыннан. Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакайда мәктәп укучылары белән экологик әңгәмә үткәргән

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре гимназиясендә беренче сыйныф укучылары белән кеше кулы кагылудан сакланып килүче территорияләр – тыюлыклар турында сөйләгән. Балаларга алар кайбер адәмнәрнең еш кына, елга-күлләрне пычратып, шәхси файда алу өчен хайваннарга һөҗүм итеп, агачларны кисеп, табигатькә карата җавапсыз мөнәсәбәт күрсәтүен аңлаткан. Табигатьнең язмышы турында борчылып, тыюлыклар, заказниклар, милли парклар булдырылган – аларның территорияләрендә нинди дә булса хуҗалык эшчәнлеге алып бару тыела, дип сөйләгән алар балаларга. Экологлар укучылар өчен Идел-Кама тыюлыгы буенча виртуаль экскурсия уздырган –фильм күрсәтеп,  сакланылу территориядә яшәүче җан ияләре турында тәфсилләп сөйләгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, махсус сакланылышлы табигый территориядә сирәк очрый торган хайваннарны да күрергә мөмкин. Экология дәресендә балаларга Татарстанның Кызыл китабы һәм аның беренче авторы турында да кызыклы мәгълүматлар ирештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International