Инспекторның законлы таләпләрен үтәмәүчеләрнең һәркайсына 100әр мең сумлык штраф яный. Әлмәт шәһәр суды карар чыгарачак

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Әлмәт шәһәре Шевченко урамында калдыклар яндыру турында хәбәр алынган. Инспекторлар хәбәрдә күрсәтелгән урынга баргач, чыннан да, закон бозу фактын раслаган. Закон бозучыны ачыклау һәм аны административ җаваплылыкка тарту өчен җир кишәрлеге милекчесеннән һәм арендатордан тиешле документлар соратылган. Әмма мәгълүматларны закон нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә тапшыручы табылмаган, мәгълүматлар тапшыруның мөмкин булмавы турында да хәбәр ителмәгән.

Административ хокук бозу турында эшне тикшерүче затның законлы таләпләрен үтәмәгән өчен юридик затларга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 17.7 статьясы нигезендә беркетмәләр төзелгән – эш материаллары Әлмәт шәһәр судына җибәрелгән. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ тикшерү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International