Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 2019 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча төп капиталга инвестицияләр буенча лидер. Татарстан Республикасы әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак йомгаклау киңәшмәсе киңәйтелгән утырышы кысаларында белдерде. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2019 елда Министрлык исеменә гражданнардан 14 000гә якын мөрәҗәгать кергән. 6000 тикшерү нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау законын бозуның 5600дән артыграк очрагы ачыкланган, 1,5 миллиард сумлык ихтимал зыян булдырылмыйча калган, хокук саклау органнары белән берлектә 29 җинаять эше кузгатылган, 80 миллион сумнан артыграк күләмдә административ штрафлар (узган елдагыга караганда 44%ка күбрәк) түләтелгән. 2019 елда муниципаль берәмлекләр белән берлектә 1600дән күбрәк законсыз чүплек юкка чыгарылган.

Министр су җыю скважиналарыннан лицензиясез файдалануның мөһим мәсьәлә булып калуына игътибарын юнәлтте. Аны хәл кылу республикада яшәүчеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк, диде ул. Бүген 1306 су җыю скважинасының лицензиясе бар. Хисап елында авыл җирлекләре өчен – 66 һәм бакчачылык ширкәтләре өчен 97 лицензия рәсмиләштерелгән.

2019 елда, “Росводресурсы” ярдәмендә һәм республика җитәкчелегенең даими булышлыгы нәтиҗәсендә, барлыгы 546 миллион сумнан артыграк суммага төшереп, суның тискәре йогынтысын кисәтү эшләре башкарылган. Нәтиҗәдә 2,5 меңнән артыграк кешене су басу кебек күренешләрдән коткаруга һәм чама белән 1 миллиард сумлык ихтимал зыянны булдырмый калуга ирешелгән.

Александр Шадриков “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелеп килүче эшкә дә тукталып үтте. “2019 елда республиканың “Иделне савыктыру” федераль проектында катнашуы бик күп акча һәм көч таләп итте. 2024 елга кадәр исәпләнгән төбәк программасы нигезендә  22 чистарту корылмасын төзү һәм төзекләндерү күздә тотыла.  Торак-коммуналь комплексының 8 чистарту-канализация корылмасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән эш алып барыла”, – дип искәртте ул.

“Урманнарны саклау” федераль проектын тормышка ашыру буенча урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде. “Хисап чорында 2,5 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм калынайту эшләре алып барылды. “Урманнарны торгызу һәм калынайту мәйданының киселгән һәм корыган агачларныкына карата нисбәте” күрсәткече 2019 елда 66% (план буенча – 62%) тәшкил итте”, – дип басым ясап әйтте урман хуҗалыгы министры.

Коллегия кысаларында экологик белем бирүнең популярлашуы да билгеләп үтелде. Узган елда мондый юнәлештәге белем бирү үзәкләре саны арткан. Бүген Татарстанда 103 экологик белем бирү үзәге эшләп килә, 1нче һәм 5нче сыйныф укучылары өчен укыту-методик кулланмалар бастырылган, алга таба 2нче һәм 6нчы сыйныфлар өчен шундый ук кулланмалар бастырып чыгару күздә тотыла, юннатлар хәрәкәте торгызыла.

Чара барышында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко республиканың табигатьне саклау эшчәнлеген югары бәяләде.

Коллегия азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов табигатьне саклау блогы хезмәткәрләренә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдереп, дәүләт бүләкләре тапшырды.

 Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясе җитәкчесе Гөлнара Терегулова Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Оксана Колесовага һәм Фатыйх Сибагатуллинга “Татарстан Республикасының атказанган экологы” дигән мактаулы исем бирелде.

 Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе баш белгече Лилия Бураковага нәтиҗәле хезмәте, әйләнә-тирә мохиткә һәм республиканың табигать ресурсларын саклау эшенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International