Түбән Камада Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтлары ярдәмендә һава массалары хәрәкәтен модельләштерү ысулларын булдыру эше башланып киткән

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Комплекслы фәнни-техник программалар һәм Экологик проблемалар буенча компетенцияләр үзәге. Түбән Камада әйләнә-тирә мохитне пычрату мәсьәләләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтлары белән берлектә хәл итәчәк. Түбән Кама “Нефтехим”   һәм “ТАНЕКО” кебек предприятиеләр моңа карата кызыксынуларын белдергән дә инде.

“Без рөхсәт документларында күздә тотылмаган зарарлы матдәләрнең һавага кинәттән – залплап чыгуын ачыклау өчен һава массалары хәрәкәтен модельләштерү ысулларын булдыру эшен башлап җибәрдек”, – дип белдерде йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. Ул бердәм санитария-саклау зонасын раслау ярдәмендә Түбән Кама сәнәгать узелы өчен яңа производстволарны планлаштыру стадиясендә атмосфера һавасы сыйфатының үзгәрүен бәяләү ысулларының аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Казан һәм Түбән Кама өчен булдырылган җыелма исәпләмәләр  Алабуга өчен дә эшләнелә, диде ул.

 Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы шулай ук ташландык суларның пычраклыгына автомат контрольлек  үлчәү приборларын сайлап алу эше белән мәшгуль. “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе белән берлектә Россия һәм чит илләр компанияләре җиһазларын сынап караулар үткәрелә. Хисап чорында, Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыяте, кинәт агып чыккан ташландык суларга контрольлекне хәл кылу максатыннан чыгып, химик матдәләр белән пычранган коллекторлар челтәренең күзәтү коеларына автомат мониторинг системасын булдырды”, – диде Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International