Лениногорск районының бакчачылык ширкәтләрендә рөхсәтсез чүплекләр юкка чыгарылган

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Җирле халыкның ризасызлыгын китереп чыгарган чүплекләр юк ителгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Мех уборки – Кама” филиалы белән берлектә Лениногорск районы бакчачылык ширкәтләре территорияләрен тәртипкә салган. Әлеге эш нәтиҗәсендә 20 кубметр күләмендә чүп-чар җыеп чыгарылган. Болар – пыяла һәм пластик шешәләр, целлофан капчыклар, азык-төлек һәм төзелеш калдыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International