Әлмәттә бер төзелеш компаниясе медицина карталарыннан чүплек өеме ясаган өчен штрафка тартылган

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Әлмәт районында ике инстанция суды төзелеш оешмасының гаебен раслаган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләренең бер дәвалау учреждениесе территориясендә кешеләрнең медицина карталарыннан легаль булмаган чүплек ясаганлыкларын искә төшерик. Әлеге факт буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, алардан файдаланганда, аларны зарарсызландырганда, йөрткәндә, урнаштырганда һәм җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән башкача эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Эш материаллары Әлмәт шәһәр судына карап тикшерүгә җибәрелгән. Суд төзелеш оешмасын чүплек ясауда гаепле дип таныган. Әмма закон бозган предприятие Татарстан Республикасы Югары судына мөрәҗәгать иткән. Бу шикаять тә канәгатьләндерелмичә калган. Оешма 100 мең сум күләмендә штраф түлиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International