Планетабызның киләчәге – сезнең кулларда! “Салават күпере” балалар бакчасында экология дәресе булды

2019 елның 6 декабре, җомга

Яшеллек, күзләребезне иркәләү белән беррәттән, безне әйләнә-тирә мохитнең зарарлы тәэсиреннән дә саклый әле. Агач-куаклар тузан, углекислый газ йотып, кислород бүлеп чыгара. Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәренең 297нче балалар бакчасына йөрүче сабыйларга яшеллекнең атмосфера һавасын пычратуга каршы көрәштә нинди мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Экология дәресе барышында сабыйлар игътибары туфракны чүп-чар белән чүпләү проблемасына юнәлтелде, шулай ук аларга чүпне аерып җыю төрләре аңлатылды. Табигатькә  карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, үсеп килүче буынны әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру – безнең бурыч ул, ди балалар бакчасы тәрбиячеләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International