Кама Тамагы предприятиесе шакшы сулар агызган өчен җавап бирәчәк

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы районында бер предприятие бернинди рөхсәтсез-нисез җирлек рельефына шакшы сулар агызган. Әлеге закон бозу очрагын рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләгән. Пычранган мәйданның 27 кв.м. тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Шакшы сулар ассенизатор машинасы ярдәмендә җир өслегеннән суыртып алынган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча беркетмә төзелгән. Хәзер аңа 100 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International