Лениногорскида бер оешмага табигатьне саклау законын бозган өчен 300 мең сум күләмендә штраф яный

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә закон бозу очрагын теркәгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, Лениногорк предприятиесе лицензия килешүе шартларын санга сукмыйча гына известьташ чыгарып яткан. Тәгаенләп әйтсәк, тикшерү барышында оешманың геология-разведка эшләре проектына, рөхсәт документлары күчермәләренә ия булмавы билгеләнгән. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып, бозып җир асты байлыкларыннан файдалану”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Оешмага 300 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International