Әлмәттә чистарту корылмаларын реконструкцияләү 2020 елда төгәлләнәчәк

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Быел Әлмәттә чистарту корылмаларын киң колачлы яңарту эшләре дәвам иттерелгән. Әлмәт районы башкарма комитетыннан хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең чистарту корылмаларыннан 45 елдан артыграк вакыт дәвамында капиталь ремонт ясалмаган килеш  файдаланылган. 2017-2018 елларда объектны реконструкцияләүгә проект-смета документлары эшләнгән. Әлеге проект буенча ташландык суларның утырмаларын механик сусызландыру өчен билгеләнгән заманча җиһаз белән тәэмин ителгән цех төзелгән, аэротенк һәм ике болгату бассейны реконструкцияләнгән. Шулай ук тупас һәм нәфис чистарту рәшәткәләре булган бинадан торучы яңа механик чистарту узелын, ком тоткычларны төзү төгәлләнгән.

Быел реконструкциянең 3нче этабы төзелеш-монтаж эшләре башкарылган: ике өстәмә икенчел тондыру бассейны төзелгән, технологик җиһаз монтажланган, һава өрдерү станциясе бинасында үзәктән кудырышлы яңа торбаһаваөрдергеч урнаштырылган һ.б. 2020 елда чистарту корылмаларын яңартуны төгәлләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International