Иске әйберләргә – яңа сулыш. “Изге күңел” хәйрия акциясе башланды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Изге эш-гамәлләр кылырга мөмкин генә түгел, кирәк тә! Чаллыда аз керемле гаиләләргә кием-салым һәм уенчыклар җыю буенча “Изге күңел” (“Доброе сердце”) акциясе башланып китте. “Экоактивлар” экологик агарту проекты кысаларындагы хәйрия чарасы, Чүп. Бүтән. Юк. Чаллы” экологик хәрәкәте тәкъдиме белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре ярдәмендә үткәрелә.

Акциянең максаты – кирәксезгә әйләнгән әйберләрне мохтаҗ гражданнарга тапшыру гадәтен булдыру.  Әмма аз керемле гаиләләр өчен билгеләнгән әйберләрнең барысы да чиста (юылган) һәм әйбәт сакланган (ертылмаган, бозылмаган) булырга тиеш.

Җыю өчен билгеләнгән әйберләр исемлеге:

1) теләсә кайсы сезон өчен теләсә нинди кием (балалар, олылар киемнәре  – кайсы да ярый),

2) барлык каптыргыч-замоклары булган, тузмаган, чиста-пөхтә аяк киеме,

3) баш киемнәре (чиста),

4) уенчыклар (ватылмаган, чиста).

Акция 15 декабрьгә кадәр дәвам итә. Әйберләрне “Изге күңел” акциясен оештыручы мәктәпләргә яки “Орион” яшьләр үзәгенә (адресы: 50\18а, 207нче бүлмә) китереп тапшырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International