Чүпне аерып җыю буенча белемнәрен үстергәннәр. Кадетлар мәктәбендә экология дәресе узган

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Нинди көнкүреш калдыклары була, аларның төрләрен ничек билгеләргә һәм җәмгыятькә, экологиягә файдасы булсын өчен чүпне ничек дөрес итеп аерып җыярга? Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат-мәктәбендә укучыларга “Чүпне аерып җыю” дигән темага экология дәресе үткәрелгән. Лекциядә “Чиста Булачак” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары һәм Үзәк территориаль идарәсе белгечләре калдыкларны аерып җыюның мөһимлеге турында сөйләгән. Укучыларга интерактив тактада чүпне аерып җыюның ничек итеп планетабызда чүп-чар күләмен киметү, чималны кабат куллану хисабына табигый ресурсларны куллануны, икенчел эшкәртүгә чыгымнарны киметү, экологик вәзгыятьне яхшырту мөмкинлеге бирүе күрсәтелгән. Мәгариф учреждениеләре педагоглары билгеләп үткәнчә, мондый чаралар укучыларның экологик культурасын үстерә, аларда экологик үзаң, шулай ук табигатькә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International