Россия Федераль Җыены Федерация Советы вәкиле Геннадий Емельянов белән Түбән Каманың экологик иминлеге буенча фикер алышу булган

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген Түбән Кама мэриясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм шәһәр мэры Айдар Метшин Россия Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Геннадий Емельянов белән эшлекле очрашу уздырган. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшлекле очрашу кысаларында Түбән Кама сәнәгать узелын үстерүдә экологик иминлек мәсьәләләре каралган, шулай ук Түбән Каманың, “Экология” илкүләм проектында катнашып, төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә нинди ярдәм чараларына өметләнә алуы турында сөйләшү булган.

Геннадий Емельяновның Федерация Советында Табигатьтән файдалану һәм аграр-азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы булып торуын һәм, Татарстан Республикасыннан сенатор сыйфатында, Түбән Каманың экологик мәсьәләләрен хәл кылуда ярдәм итәргә ниятләнүен искә төшерик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International