Александр Шадриков “Чиста булачак” хәрәкәте активистларына “Яшел зачет” тапшырды

2019 елның 29 ноябре, җомга

700дән артыграк табигатьне саклау акциясе, 10000нән артыграк тыңлаучы белән биш йөз экологик дәрес, палатка лагерьлары, хайваннарны яклау акцияләре һәм башка бик күп чаралар. Бүген “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка 2019 елдагы эш йомгаклары турында сөйләде.

Очрашу кысаларында балалар 2020 елга планнары белән да уртаклашты. Алар, аерым алганда, “Чиста булачак” Югары экологик лигасын булдыру идеясе турында сөйләде. Ул Казанның әйдәп баручы югары уку йортларын колачлаячак.  Егет-кызлар университетлар базасында экологик оешмалар булдыруны планлаштыра. Аларда яшьләр белән экологик агарту эше алып барылачак.

Хәрәкәттә катнашучылар әзерләгән сюрприз очрашуны тагын да күркәмләндереп җибәрде. Табигатьне саклау ведомствосы башлыгына “Яшел зачет” тапшырырга туры килде. Бу эшне ул тел-теш тидермәслек итеп башкарды.

“Без һәрвакыт, киләчәгебез – сезнең кулларда, яшьләрнең кулларында, дип сөйләргә яратабыз. Нәкъ менә сезнең эшегез, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп ителүегез белән халыкның экологик культурасы үсә, һәм бу – алга таба уңышларыгызның нигезе булып тора”, – дип басым ясап әйтте министр  Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International