Зыянны каплаганнар, дәгъваларны канәгатьләндергәннәр. Актаныш районында, якларның үзара килешүе нәтиҗәсендә, казылма байлыкларны законсыз чыгару турында эшне япканнар

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Быелның август аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Актаныш районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ком чыгаруны ачыклаган булганнар. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, Уразай авыл җирлеге территориясеннән чыгарылган гомумтаралган файдалы казылма нефть чыгару объектларына китерелгән. Законсыз төстә казылма байлык чыгарудан зыян күргән җир биләмәсе гомуми мәйданының – 642,7 м2, күләменең 257 м3 тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча идарәсе, әлеге фактка таянып, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 158 статьясындагы 2 өлешенең “а” пунктчасы (“Бер төркем затлар тарафыннан алдан килешенеп урлау”) нигезендә җинаять эше кузгату турында карар кабул иткән. Судта эшне карап тикшерү көненә кадәр үк зыян тулысынча капланган. Шуңа күрә Актаныш район суды, якларның үзара килешүе нәтиҗәсендә, җинаять эшен туктаткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International