Актаныш мәктәбе укучылары – чүпне аерып җыю ягында! Алар өчен мавыктыргыч экодәрес үткәрелгән

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Чүпне, уйламыйча-нитмичә, теләсә кайда ташлап калдыру нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, калдыкларны ничек эшкәртергә? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Актаныш районы Зөбәер мәктәбе укучылары белән әнә шушы һәм башка сорауларга җаваплар эзләгән. Балаларга үзләренең торак пунктындагы экологик проблемалар турында сөйләүче ролик күрсәтелгән. Өлкән сыйныф укучылары аларны хәл кылу юлларын эзләп табарга тырышкан. Дәрес кысаларында укучыларга “акыллы” куллану, кабат куллану, эшкәртү кебек файдалы экологик гадәтләр турында сөйләп үтелгән.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге мәктәп укучылары үз җирлегенең язмышы өчен генә түгел, бәлки бөтен илебез табигате өчен дә борчыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International