Республика яшьләренең беренче экологик форумы “Экодулкын”

24 октябрь 2012 ел., чәршәмбе
Татарстанда экологик хәрәкәтләрне яклау һәм үстерү, яшьләрне һәм тулаем халыкны экологик тәрбияләү өчен алар үткәрә торган чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, “Россия студент отрядлары” бөтенроссия яшьләр оешмасының Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән, республика яшьләренең “Экодулкын” дип аталган Беренче экологик форумын үткәрә. Форум 2012 елның 31 октябрь – 1 ноябрь көннәрендә Лаеш районы “Идел” Яшьләр үзәге базасында уздырылачак.

Форумның эшендә балаларның, студентларның һәм яшьләрнең экологик юнәлешле иҗтимагый оешмалары, дәүләт хакимияте вәкилләре, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре катнашачак. Аның программасына пленар утырыш, әңгәмә мәйданчыклары һәм мастер-класслар кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования