Кышлаучы кошлар. Минзәлә шәһәренең 2нче мәктәбендә экология чарасы үткәрелгән

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, “Минзәлә урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениесе белән берлектә, Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә “Кышлаучы кошлар” дигән темага тематик чара уздырган. Укучылар “Күчмә кошлар” дигән интерактив уенда катнашкан, театрлаштырылган тамаша күрсәткән, шулай ук үз куллары  белән кошкайлар өчен җимлекләр ясаган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре балаларга төбәгебездә кышны уздырырга калучы кошларны – “кышкы кунаклар”ны каршыларга ничегрәк әзерләнәсе һәм аларга җимне ничегрәк әзерлисе турында сөйләгән. “Кошлар – корткычларга каршы көрәштә безнең дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез. Әмма аларга еш кына безнең игътибар, ярдәм таләп ителә. Әйдәгез, алар турында кайгыртабыз!” – дип өндәгән балаларны идарә белгече Владимир Мозаффаров.

Экология бәйрәме азагында укучыларга “Чиста биттән” һәм “Экология мәктәбе” дип исемләнгән журналлар өләшенгән, ә инде иң активларына Мактау грамоталары тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International