“Экология” илкүләм проекты. Шәмәрдән авылында зыян китерелгән җирләрне торгызуга 94 миллион сум җибәрү планлаштырыла

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Саба районы Шәмәрдән авылында нефть продуктлары белән пычранган җирләрне “Экология” илкүләм проекты кысаларында рекультивацияләү планлаштырыла. Илебездә илкүләм проектларны тормышка ашыруның 2019 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән башланып китүен искә төшерик. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков моңа кадәр үткәрелгән брифинг барышында хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында проектны “Чиста ил” федераль проектының тупланма зыян объектларын юкка чыгару буенча чаралар исемлегенә кертү мәсьәләсе карала, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына бу җәһәттән заявка тапшырылган.

2018 елда үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән территориядә нефть битумы калдыклары тутырылган 4 тирән чокырның булуы ачыкланган. Пычранган мәйданның 12,6 тысяч кв.м, тупланган калдыклар күләменең – 1,6 мең куб.м. тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Туфракта нефть продуктлары һәм авыр металлар микъдарының билгеләнгән нормативлардан артып китүе, шулай ук җирнең өске катламындагы суларның пычрануы теркәлгән. Боларның барысы да әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясалу турында сөйли.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты, тупланма зыян объектын юкка чыгару максатыннан, проект-смета документларын эшләгән. Дәүләт экологик экспертизасының  уңай бәяләмәсе алынып, объект Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектлары реестрына кертелгән.

Проектны тормышка ашыруга 94 миллион сум бүлеп бирү күздә тотыла. Башкарыласы эштән чама белән 6 мең кеше уңай үзгәрешләр сизәчәк. Проект нигезендә эшләрне этаплап башкару күздә тотыла. Әзерлек эшләре этабы – участокны чистарту, әзерләү, килү юлларын төзекләндерү; техник этап – калдыклар һәм туфракны чыгару һәм утильләштерү, тирән чокырларны күмеп кую; биологик этап – ашламалар кертү, күп еллык үләннәр чәчү; йомгаклау этабы – әйләнә-тирә мохит компонентларын бәяләү, анализлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International