Закон бозуга чик куелган! Әлмәт районында яр буена урнаштырылган койма сүтеп алынган

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлмәсенә берәүдән Әлмәт районында су объектына килеп-китеп йөрү юлын ябу турында шикаять кергән. Экологлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча барып, чыннан да, закон бозу очрагын раслаган. Алар Мактама елгасы тирәсенең агач койма белән әйләндереп алынуын күреп, хәйран калган. Әлеге факт буенча физик затка карата Административ хокук бозу турында Россия Федерациясе кодексының 8.12.1 статьясы (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Бүгенгә закон бозу юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International