Апаста пластик савытлар һәм полиэтилен чүплеге юк ителгән

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Апас шәһәр тибындагы бистәсендә табигатьне саклау законын бозуны теркәгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, подряд оешмасы футбол мәйданчыгын төзегәндә пластик савыт һәм полиэтилен пленка калдыкларыннан чүплек ясап куйган икән. Пычранган мәйданның 32 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Оешманың шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә төбәк операторы белән килешү төземәгәне дә билгеләнгән. Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта территория тиешенчә тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International