Акчасын янга калдырырга уйлап, штрафка килеп капкан. Әлмәт оешмасы чүплек ясаган өчен 200 мең сумлык штраф түлиячәк

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында табигатьне саклау законы таләпләрен бозуны теркәгән.  Бер төзелеш оешмасы, тирән чокыр казып, җыелган бөтен чүп-чарны шунда ыргыткан. Шул рәвешле закон бозучы калдыкларны чыгару өчен акча исраф итмәскә карар кылган. Юридик затка карата Административ хокук бозу турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылып, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән, яисә эпидемиягә яки эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау), әгәр бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел булып тормаса”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Эш материаллары Әлмәт шәһәр судына карап тикшерүгә җибәрелгән. Оешма суд карары нигезендә табигатьне саклау законын бозуда гаепле дип танылган. Түләнергә тиешле штраф күләме 200 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International