Бүген Татарстан Республикасы Экология министрлыгында Kaukointernational компаниясе (Финляндия) белән үзара аңлашу турында меморандумга кул куелды

11 ноябрь 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында  Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе белән Kaukointernational компаниясе (Финляндия) арасында үзара аңлашу турында Меморандумга кул куелды. Документ компания президенты Ниилес Айроланың Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бүгенге очрашуы йомгагына әйләнде.

Меморандумга кул куюда Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе директоры Марат Сәлахов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгының юридик бүлеге начальнигы Алексей Дмитриев, Kaukointernational  компаниясе президенты Ниилес Айрола катнашты.

Килешү нигезендә, фин компаниясе Казан шәһәрендә ләмле кырларны рекультивацияләү буенча тәкъдимнәр эшләүгә керешә. Өч айдан соң Kaukointernational үзенең тәкъдимнәре белән таныштырырга да ниятли инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования