Татарстан Хөкүмәт йортында Финляндиянең Kaukointernational компаниясе вәкилләре белән очрашу узды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген Казанда Kaukointernational компаниясе экологик иминлекне тәэмин итү ягыннан инновацион чишелешләре белән таныштырган. Компания президенты Ниилес Айрола җитәкчелегендә фин делегациясен Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабул иттте. Эшлекле очрашуда шулай ук Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Kaukointernational глобаль корпорациясе, сәнәгатьтә төзелеш, табигатьне саклау технологияләре, энергияне сак тоту һәм энергиянең икенчел чыганакларыннан файдалану өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итеп, дөньяның 22 илендә эшләп килә.

“Сезнең эшчәнлек өлкәсе – энергияне нәтиҗәле тотуны үстерү һәм калдыкларны эшкәртү –  ягъни “чиста” энергетика – бик җитди игътибарга лаек”, – диде Татарстан Президенты,  Kaukointernational вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Фин компаниясе вәкилләре “Hole-in-One” моделе буенча каты көнкүреш калдыклары полигоннарын  һәм ләмле кырларны ябу буенча үз тәҗрибәләре белән таныштырган, ташландык суларны чистарту, калдыкларны аерып җыю һәм эшкәртү эшчәнлеге, яшел энергетика турында сөйләде.

Агымдагы елның сентябрендә министр Александр Шадриковның Россия рәсми делегациясе составында Финляндиядә булуы, анда, аерым алганда, Kaukointernational компаниясенең эш юнәлешләре белән танышуы турында искә төшереп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International