Студентлар һәм мәктәп укучылары арасында “ТУГАН ТӨБӘГЕБЕЗ ЭКОЛОГИЯСЕ” Республика фотобәйгесенә хезмәтләр кабул итү төгәлләнгән

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бәйгегә Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентларыннан һәм өлкән сыйныфлар укучыларыннан барлыгы 249 гариза алынган.

Шуны да искә төшерик: фотобәйге Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә  түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “Табигать белән гармониядә”, “Туган төбәгебез табигате”, “Табигать һәм Мин”.

Конкурс хезмәтләренә экспертиза, йомгаклар ясау буенча конкурс комиссиясе утырышында расланган бәяләү критерийләре нигезендә, 2019 елның 15 ноябренә кадәр үткәреләчәк.

Җиңүчеләр 2019 елның 22 ноябрендә Казан федераль университетында табигатьне саклау кафедрасын ачуга 50 ел тулуга багышланган “Татарстан – Россия: табигатьне саклау белеменә 50 ел (1969-2019)” темасына Фәнни-гамәли конференциясе кысаларында пленар утырышта бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International