Табигатькә зыян салалар. Лениногорскида бер предприятие туфракны саклау таләпләрен бозган

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Лениногорскида бер предприятие экология турында закон таләбен бозган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейд кысаларында кара һәм төсле металл калдыклары өеменә тап булган.  Калдыкларның бер өлеше – түшәмәле өслеккә, икенче бер өлеше турыдан-туры туфрак өстенә өеп куелган. Чүп өеменең гомуми мәйданының 70 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. “Мәйданчыкка су үткәрми торган түшәмә җәелмәгән, кырый-кырыйларына туфрак өеп куелмаган, автоном чистарту корылмалы яңгыр суларын агызу челтәре белән тәэмин ителмәгән. Моннан тыш участок явым-төшем һәм җил тәэсиреннән сакланылмаган”, – ди Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Румия Минязова. Гаепле зат җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен – тәгаенләп әйтсәк, җирләрне саклау, яхшырту, туфракны саклау буенча мәҗбүри чараларны үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1,3 өлешләре, 8.7 статьясындагы 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International