Чаллыда төзелеш компаниясенә калдыкларны тиешсез урынга ташлаган өчен 100 мең сум күләмендә штраф яный

2019 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре экологик мониторинг барышында Чаллы шәһәрендә табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. Тикшерүдән күренгәнчә, түбә алыштыру эшләрен башкарган төзелеш оешмасы туфракка җитештерү  һәм куллану калдыкларын – түбә өчен изоляция материаллары һәм төргәкле материаллар калдыкларын ташлап киткән. Калдыклар белән пычратылган-чүпләнгән мәйданның 50 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Закон бозучыга 100 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International