Александр Шадриков World Green Economy Summit Бөтендөнья саммитында катнаша

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Бүген Дубайда “яшел” икътисад буенча дөнья күләмендәге төп форумнарның берсе – World Green Economy Summit узды. Конференциягә, тотрыклы үсешнең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, дөньяның төрле почмакларыннан экспертлар җыелды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, саммитның бурычы булып экологик үзгәрешләрне көчәйтеп җибәрү, яңа идеяләр һәм технологияләр уйлап табу тора. Саммитта катнашучылар арасында – академиклар, Хөкүмәтләр вәкилләре, бизнес-лидерлар һәм НПО вәкилләре. Бөтендөнья форумында Татарстан Республикасыннан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнаша.

Саммит Дубай халыкара конгресс-күргәзмә үзәгендә дөнья күләмендә төп күргәзмәләрнең берсе – Су, энергетика, технологияләр һәм әйләнә-тирә мохит күргәзмәсе – WETEX 2019 белән берлектә үткәрелә. Сүз уңаеннан, күргәзмәнең су һәм су ресурсларын саклауга, әйләнә-тирә мохитнең тотрыклылыгын булдыруга бәйле барлык мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бик нәтиҗәле мәйданчыкка әйләнүен билгеләп үтәргә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International