Азнакайда педагоглар өчен экология-агарту семинары узды

21 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

Белем эстәүнең артыгы юк! Азнакай шәһәрендә педагоглар өчен “Экологик-туган як белемнәренә өйрәтүдә һәм тәрбияләүдә системалылык, өзексезсезлек, дисциплина-тәртип принциплары аша мәгариф системасында экологик яктан белемле кеше формалаштыру” дигән темага республика күләмендә стажировка булып узды. Чарада катнашучылар экологик сукмакларны оештыру һәм “эшләтү” ысуллары белән танышты, балалар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты. “Мондый чаралар үткәрү педагоглар арасында хезмәттәшлекне ныгыту юлында мөһим адым булып тора”, – дип билгеләп үттеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре. Семинар экологик белем бирү һәм агарту өлкәсендә иң актив педагогларны бүләкләү белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования