Керпеләрне коткару эшендә зур җанлану сизелә! Мәктәп укучылары батареяләр җыю акциясендә катнашуларын дәвам итә

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Батареяләр җыю һәм аларны утильләштерү буенча киң колачлы акциянең икенче этабы дәвам итә. Шулай итеп, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары кулланылган ток чыганакларын махсус капчыкларга җыю мөмкинлегенә иреште. Чара “Дюраселл Раша” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәмендә уздырыла. Акция географиясенең шактый ук киңәеп, аңа республикабызның барлык шәһәрләре һәм районнары кушылуын билгеләп үтәргә кирәк. Оештыручыларның ышандырып әйтүенчә, икенчел чимал җыю укучыларны гына түгел, бәлки әле аларның ата-аналарын да экологик яктан тәрбияләүгә ярдәм итә. Батареяләрне аерып җыю буенча акциягә 2020 елның июнендә “Эковесна 2020” акциясе кысаларында йомгак ясалачак. Анда иң актив укучылар һәм мәктәпләргә кыйммәтле призлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International