Александр Шадриков Мәскәүдә Экология мәсьәләләре буенча Россия Фәннәр академиясе институтлары җитәкчеләре белән очрашкан

2019 елның 18 октябре, җомга

Мәскәүдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Россия Фәннәр академиясе институтлары җитәкчеләре, шул исәптән Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеславом Рожнов, Россия Фәннәр академиясенең Н.Д. Зелинский исемендәге органик химия институты директоры Михаил Егоров белән эшлекле очрашу үткәргән.

Очрашу барышында Министрлык эшчәнлеген фән белән үреп бару мәсьәләләре, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметүгә юнәлдерелгән җиһазлар эшләү һәм аларны сынап карау, әйләнә-тирә мохит компонентларына мониторинг үткәрү, шулай ук республиканың су биологик ресурсларын торгызу чараларын хәл кылу мәсьәләләре каралган.

Утырыш йомгаклары буенча Россия Фәннәр академиясе институтлары белән алга таба Татарстанның экологик вәзгыятен яхшырту һәм иң яхшы практикалар куллану, шулай ук Министрлык тарафыннан тормышка ашырылып килүче чараларны фән белән үреп бару буенча алга таба хезмәттәшлек итү турында карар кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International