Казанның экология-биология үзәге укучыларның сәхнә иҗаты фестивален үткәрә

2019 елның 18 октябре, җомга

Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге “Кояшлы күпер”  дигән укучыларның сәхнә иҗаты XIV шәһәр экологик фестиваленә гаризалар кабул итә башлаган. Фетивальгә шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары укучылары, түгәрәкләргә йөрүчеләр һәм мәктәп яшендәге балалардан торучы иҗат коллективлары чакырыла.

Конкурска теләсә нинди номерлар – кечкенә генә спектакль-күренешләр, биюләр, җырлар, шигырьләр кабул ителә. Төп таләп – репертуарның экологик тематикага туры килүе. Фестивальнең номинацияләре исә – “Вокал-солоВокал-ансамбль; Инсценировка; “Нәфис сүз”.

Гаризалар 2019 елның 30 ноябренә кадәр “очно” һәм читтән торып тапшырыла. Алар “очно” түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Космонавтлар урамы, 57 йорт. Номерны, сәхнә костюмы киеп, музыка астында башкару шарт. Читтән торып гариза тапшыру өчен номерның видеофайлын флеш-картага, DVD-дискка яздырып китерү яки, озату документы белән – башкаручының (башкаручылар) исемен, фамилиясен яки ансамбль атамасын, башкаручының яшен, мәктәп, сыйныф, берләшмә, нинди жанрда чыгыш ясавын һәм номер атамасын, җитәкчесенең ФИО, элемтәгә керү өчен телефонын күрсәтеп,   gdebcorg@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Иң яхшы номерны башкаручылар (лауреатлар), чыгышлар ясау һәм бүләкләү өчен, гала-концертларга чакырылачак.

Конкурс табигать байлыкларына сакчыл мөнәсәбәтне, алардан нәтиҗәле файдалануны, табигатьне саклау эшчәнлегенә кушылуны пропагандалау максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International