Экология һәм табигый байлыклар министры Әлмәттә булды

2012 елның 5 октябре, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Әлмәт муниципаль районынның кураторы, Әлмәт шәһәрендә булды һәм Шевченко урамындагы ТАССРның 90 еллыгы паркында уздырылган “Үз агачыңны утырт” акциясендә катнашты.
Акциядә тагын Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре, 12нче мәктәп укучылары катнашты.
Акциядә катнашучылар 60 данә каен һәм миләш үсентесе утырттылар. Әлмәт ш. башкарма комитеты тарафыннан 2012 елның көз айларында шәһәрнең ишегалларында һәм урамнарында, барлыгы 12.55 гектар җирдә, 3700 агач утырту каралган.
Артем Сидоров шулай ук Әлмәтнең Ветераннар йортында булып, сугыш һәм хезмәт ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады.
Шушы ук көнне министр Әлмәт үзәк район больницасының яңа “Яшьлек” микрорайонында ачылган тулай практика врачлары бүлекчәсен ачуда катнашты. Бүлекчә микрорайонда яшәүче 6 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International