Әйләнә-тирә мохитне танып белергә өйрәтү. Чаллыда экология дәресе узды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Укучылар арасында агарту эшчәнлеген дәвам итәбез. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 34нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә экология дәресе үткәрде. Чара кысаларында балалар “Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” белән таныштырылды.  Шулай итеп, укучылар әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт булдырылырга тиешлеген аңлады. Алар экологларны үзләренең аң-белемнәре, әйтик, чүпне эшкәртеп булуы турында белүләре белән шаккатырды. Чара ахырында балаларга “Тыюлык юллары буйлап” дигән өстәл уены тәкъдим ителде. Уен барышында укучылар үзләренең экологик белемнәрен тикшереп карау мөмкинлегенә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International