Суднолар йөрү компаниясе казылма байлыкларны лицензиясез генә чыгарган өчен зур гына штраф түлиячәк

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча участок полиция хезмәткәре белән берлектә Кама елгасына рейд ясаган. Рейд барышында гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез генә чыгару факты ачыкланган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) буенча административ беркетмә төзелгән. Закон бозучыга 800 мең сум күләмендә штраф яный.

Шуны исегезгә төшереп үтик: суда гомумтаралган файдалы казылма чыгаруга рөхсәт бирүче лицензиянең мәҗбүри шарты булып судноның Татарстан Республикасы бердәм дәүләт мәгълүмат системасына – ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS системасына тоташтырылган булуы тора.  Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы on-line режимда һәр судноның, һәр земснарядның кайда нәрсә эшләвен  һәм  билгеләнгән урыннан читкә тайпылу-тайпылмавын күзәтеп тору мөмкинлеге бирә. Лицензия шартларын санга сукмыйча гына җир асты биләмәләреннән файдалану да административ җаваплылыкка китерә (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International