“Без – планетабызның киләчәге өчен җаваплы. Изумрудное күле янындагы акциядә биш йөзләп кеше катнашты

2019 елның 21 сентябре, шимбә

Бүген Изумрудное күленең тирә-юнен җыештыру-чистартуга биш йөзләп кеше җыелды. Бөтенроссия өмәсе “Уникаль су объектларын саклау” проекты, “Яшел Россия” һәм “Илне генераль җыештыру” федераль акцияләрен тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Киң колачлы җыештыру чарасына республиканың башка районнарында яшәүчеләр дә кушылды.

Акциядә катнашучыларга табигать ресурслары һәм экология федераль министры Дмитрий Кобылкин сәламләү сүзләре ирештерде. “Яшел Россия” өмәсен үткәрү буенча изге традиция чисталык-тәртип урнаштыру мөмкинлеге буларак кына түгел, бәлки әле табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтнең бик матур үрнәге буларак та барлыкка килде. “Яшел Россия”нең миссиясе – экологик культура барлыкка китерү, җәмгыятьтә ваемлы-мәнле кешеләребездә экологик активлык уяту. Без табигатебезнең, илебезнең киләчәге өчен, бүгенге һәм киләчәк буыннар алдында җаваплы”, – диде ул, акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Шулай итеп, Казанда күлнең яр буе территориясен Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР “Геоцентр” оешмасы, “Средволгаводхоз”, “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе вәкилләре, Гомумроссия халык фронты әгъзалары, югары уку йортлары студентлары, “Чиста булачак” яшьләр иҗтимагый оешмасы волонтерлары һәм Рус географик җәмгыяте әгъзалары чистартты. Күл буенча килгән ихтыяриларның һәммәсе, ирексездән, приз алуга зур квестта катнашучыларга да әйләнде әле. Алар урманда  һәм яр буе территориясендә тапкан QR-кодларны чишеп, шифрлар артына яшеренгән сүзләрне тапты, ә инде серле сүзләрнең бер өлеше тапшырылган чүп-чар өчен бирелде.

Изумрудное күле янын 2 сәгать җыештыру дәвамында барлыгы 30 куб метр чүп җыеп алынды. Пластик, пыяла, алюминий шешә калдыклары, эшкәртүгә җибәрү өчен, төсле капчыкларга тутырылды, ә инде калган яраксыз чүп полигонга чыгарылды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: “Чиста яр буе” акциясе кысаларында республикабызның барлык муниципаль районнарында яшәүчеләрнең (12723 кеше) көче белән 407 тонна чүп-чар җыелган. Бүгенгә “Тиңдәшсез су объектларын саклау” федераль проекты кысаларында барлыгы 412 чакрым озынлыкта яр буйлары чистартылган. Акцияне 16495 кеше хуплаган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International