Александр Шадриков “Чиста булачак” хәрәкәте активының Республика мәктәбендә катнашучылар белән очрашты

2019 елның 20 сентябре, җомга

“Чиста булачак” яшелләр командасы – янә барысы бергә җыелды. “Байтик” савыктыру-мәгариф базасында IV Республика актив мәктәбе үткәрелә. Татарстанның 37 районыннан көч-егәре ташып торган 197 егет-кыз экология өлкәсендәге кызыклы яңа юнәлешләрне үстерү буенча үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаша. Республика мәктәбенең төп чаралары сыйфатында “Эко-ООН” экологик конференциясе, “EcoSkills” һәм “Идеяләр банкы” һөнәри осталык бәйгесе билгеләнгән.

Актив мәктәбе хәрәкәттәге күп кенә активистлар өчен экологик юл башына әйләнгән. “Минем өчен барысы да 2017 елда, “Чиста булачак” экологик хәрәкәтенә кушылгач башланды, – дип хәтер-хатирәләре белән уртаклаша мәктәптә катнашучы Ангелина Гаффанова. – 2018 елда мин Республика актив мәктәбенә инде куратор сыйфатында киттем. Бик дулкынландым-борчылдым, чөнки бу минем тәүге шундый эшкә алынуым иде, әмма юкка курыкканмын: бик шәп килеп чыкты ул! Анда мин “Идеяләр банкы” бәйгесендә “Эко-эстафета” проекты белән катнашып, 1нче урынга чыктым. Командабыз белән әлегәчә аралашып торабыз, мине бик нык сөендерә бу!”. “Экоблоггинг” проекты координаторы Артур Мөхәммәтрәхимов исә Республика актив мәктәбендә хөкем сөргән мохитнең бирегә янә кире кайтырга мәҗбүр итүен сөйләп үтте.  Актив мәктәбе”ннән соң хәрәкәт өчен янып-көеп яши башладым: аның турында хәбәрне мин, һәр тере җан иясе тиңдәшсез экохәрәкәт турында белеп алсын өчен, Җир шарының бөтен почмакларына җиткерергә хыялландым. Өйгә кайткач,” көллияттә хәрәкәткә агитация үткәрүне килештерү мәсьәләсен хәл итү өчен тегендә-монда чаптым, Бүгенгәчә хәрәкәттә булуымның сәбәбе – анда мин үзем эзләгән мохитне таптым, һәм  моңа тамчы да шикләнмим!” – ди активист Марсель Хәннанов. 

Бүген Мәктәптә катнашучылар "Эко-ООН" конференциясе әгъзаларына әйләнде. Алар, дипломатия принциплары нигезендә эш итеп, республиканың экологик мәсьәләләрен хәл кылу юлларын эзләде. “Идеяләр банкы” ачык мәйданчыгында хәрәкәтнең эшен алга җибәрү һәм тагын да яхшырту буенча уй-фикерләре белән артаклашты.

Республика табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков әнә шул экологик киләчәк турында хыялланган яшьләр белән очрашты. “Киләчәк буыннар турында сөйләгәндә, без сезне күздә тотабыз. Һәрвакыт үзебездә ышаныч тулырып килгән кешеләрне күздә тотабыз: Сезнең кулларда – бөек илебезнең киләчәге”, – дип мөрәҗәгать итте егет-кызларга министр. Очрашу, бернинди кысалар белән дә чикләнмичә, иркенләп аралашу рәвешендә дәвам итте. Актив мәктәбендә катнашучыларны Министрлыкта практика үтү мәсьәләләре, киләчәктәге проектларны тормышка ашыру планнары, шулай ук аларда яшьләрнең катнашуы кызыксындырды. Кайбер кыюлар хәтта, министр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк,  дип, команда булдыруның роле нидән гыйбарәт, дип тә сорады әле.

“Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте активының республика мәктәбе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Мәктәпкә йомгак ясау тантанасы 21 сентябрьдә үткәрелә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International