Экология министрлыгы инспекторларының күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Тукай районы бакчачылык ширкәтендәге чүплек юкка чыгарылган

20 сентябрь 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына “Кайнар линия” телефоны аша Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегенең бакчачылык ширкәте территориясендә чүплек өеменең калкып чыгуы турында хәбәр кергән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, урынга чыгып, телефон аша алынган хәбәрне, чыннан да, раслаган.  Барлыгы 10 кв.м. җирнең агач калдыклары, полиэтилен кисәкләре һәм башка төрле чүп-чар белән пычрануы исәпләп чыгарылган. Экологлар бакчачылык ширкәте рәисенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылып, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салган, яисә эпидемиягә яки эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау), әгәр бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел булып тормаса”) буенча административ беркетмә төзегән һәм, күрсәтмә тапшырып, чүплекне юкка чыгару бурычы куйган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования