Тәтештә “Иделне савыктыру” федераль проекты кысаларында чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре башланган

2019 елның 20 сентябре, җомга

Тәтеш шәһәрендә чистарту корылмаларын реконструкцияләү хисабына Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлеше елына 453,6 мең куб.метрга кимиячәк. Объектта эшләр инде башланган, һәм алар “Иделне савыктыру” федераль проекты кысаларында “Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлешен киметү” юнәлеше буенча алып барыла.

“Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне сак тоту технологияләрен үстерү идарәсе” акционерлык җәмгыяте белән дәүләт контракты төзелгән. Башкарыла торган эшләр барлыгы 107,6 миллион сумга төшәчәк.

Тагын 4 объектта: Казан шәһәрендә, Әгерҗе районы Красный Бор авылында, Алексеевск һәм Зәй шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләр башланган.

“Татарстан Республикасы территориясендә Иделне савыктыру” төбәк проектының максаты булып 2024 елның азагына Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак суларны өч тапкыр киметү хисабына Идел елгасының экологик хәлен яхшырту торуын искәртик.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International