Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Апас һәм Кайбыч районнарында гражданнарны күчмә кабул итүләр уздыра. 19 сентябрь көнне 10:00 сәгатьтә Апас шәһәр тибындагы бистәсендә – районның башкарма комитеты бинасында (Совет ур., 2), 13:00 сәгатьтә – Олы Кайбыч авылында (Кояшлы бульвар, 7 йорт) халык белән очрашулар булачак.
Кабул итүгә түбәндәге телефоннар буенча алдан язылып куярга мөмкин:
- 8 (84376) 2-21-41, 2-14-55 (Апас районы);
- 8 (84370) 2-11-04, 2-11-21 (Кайбыч районы).
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте