Чаллы ике экологик квест белән Бөтендөнья чисталык көненә кушыла

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

 “Чиста уеннар” кабат автомобиль төзүчеләр шәһәрендә узачак. 14 һәм 21 сентябрьдә призлар һәм бүләкләр белән киң колачлы ике экологик квест үткәрелә. Уенда катнашучыларга ике сәгать эчендә, табышмаклар чишеп, аерып җыелган калдыклар күләме буенча ярышырга туры киләчәк. Җыелган калдыклар өчен, күләменә карап, баллар билгеләнәчәк. Үзенчәлекле калдыкларга бонуслар да биреләчәк әле.

Мәктәп укучылары һәм студентлар катнашындагы “Чиста уеннар” 14 сентябрь көнне 9:00 сәгатьтә Ф.Тәбиев исемендәге Яр буеннан башланып китәчәк. Ярышларда катнашырга теләүче урта һәм югары уку йортлары студентлары 2019 елның 12 сентябренә кадәр https://cleangames.ru/events/NCh3 сылтамасы буенча теркәлергә тиеш. Һәр команда күп дигәндә биш кешедән – 4 укучы һәм 1 укытучыдан торырга тиеш. 14 яшькә кадәрге балалар бары тик олылар озатуында гына катнаша. 14тән 18 яшькә кадәрге укучыларга әти-әниләреннән язмача рөхсәт алу шарт.

21 сентябрьдә Яңа шәһәрдә инде  гаиләләр катнашында “Чиста уеннар” узачак. Уенга, кимендә 18 яшьтән зуррак бер кешенең катнашу шарты белән, Чаллыда яшәүче төрле яшьтәге кешеләр чакырыла. Теркәлү – https://cleangames.ru/events/NCh4 сылтамасы буенча.

Алдагы “Чиста уеннар”да 100дән артыграк кеше катнашып, җәмгысе 3 тоннадан күбрәк калдык җыелган. Сүз уңаеннан, җыелган барлык чүп-чарның икенчел эшкәртүгә тапшырылуын да искәртеп үтәргә кирәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования