Татарстанның социаль юнәлешле коммерциясез оешмалары субсидияләр алуга бәйгедә катнашуга чакырыла

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республикабызның социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс игълан итә.

Конкурс игълан ителгәнче кимендә бер ел дәвамында эшчәнлек алып барган теркәлгән коммерциясез оешмалар әлеге бәйгедә катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен документлар, конкурс таләпләре нигезендә кәгазьдә яки электрон рәвештә тутырылып,  «На конкурс СО НКО» дигән билге белән почта аша (электрон версиясе кушып бирелә) түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420049,  Казан ш., Павлюхин ур., 75, 108 б. (почта аша җибәрелгән документларда, җибәрү датасы белән, штемпеле булырга тиеш). Гаризалар 2019 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә.

Социаль юнәлешле бер коммерциясез оешма бер генә гариза тапшыра, гариза белән бергә, конкурста катнашу өчен бер генә проект тапшырыла.

Элемтәгә керү өчен телефон: (843) 267-68-11 (Артемьева Ольга Владимировна, Веретенникова Екатерина Анатольевна).

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования